35 нурлатлы 18 мартта узачак Россия Президенты сайлауларында теркәлү урыны буенча түгел, бу көнне булачак урынында тавыш бирергә теләк белдереп гариза язган инде.
Шул көннәрдә Нурлатның ТПП “ТатРИТЭКнефть” командасы Әлки районының Базарлы Матак авылында сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә үткәрелгән традицион ярышларда катнашып, өченче урынга лаек булды.
Каядыр капиталь ремонт башланган, ә Урта Камышлы авыл җирлеге башкарма комитетының бер катлы бинасы фундаменты өчен ике көн эчендә чокыр казылган.
1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла.
Февральдә район һәм шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләрендә дә традиция рәвешендә хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар үтә.
“Халык белергә тели” тапшыруы 15.00дә эфирга чыга. Сез үз сорауларыгызны 8-937-288-58-85 номеры буенча да бирә аласыз.
17 февральдә Нурлатта Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак.
Балаларның белем алуга хокукларын тормышка ашыру өлкәсендәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау һәм гражданнарга балаларның 1нче сыйныфка керү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү максатыннан 19 февральдә 9.00дән 18.00гә кадәр Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча уполномоченный аппаратында “кайнар линия” эшләчәк.
Бүген кичке 6га кадәр 8(843)279-27-27 телефоны буенча ана капиталы средстволарыннан икенче балага айлык түләү алу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.
Шәһәрдә очрашулар быел 11 идарәче оешмада үтә. Очрашуларның беренчесе дүшәмбе көнне шәһәрнең 9нчы мәктәбендә узды. Бирегә «Коммунальник»һәм 5нче территориаль иҗтимагый үзидарәдә яшәүчеләр чакырылды.