Шул көннәрдә Нурлатның ТПП “ТатРИТЭКнефть” командасы Әлки районының Базарлы Матак авылында сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә үткәрелгән традицион ярышларда катнашып, өченче урынга лаек булды. Турнир ел саен төрле спорт төрләре буенча үткәрелә һәм нурлатлылар анда ел да актив катнашалар. Быел да традицион чарада спортчылар белән бергә “Сугышчан туганлык” оешмасының Нурлат бүлеге вәкилләре дә катнашкан.