Совет гаскәрләренең чыгарылуына 29 еллык уңаеннан шәһәр паркында сугышчы-әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг узды. Анда әфганчылар гына түгел, ә аларның туганнары, якыннары, сугыш дигән төшенчәгә битараф булмаган райондашлар, Чечня вакыйгаларында катнашучылар, мәктәп укучылары җыелды. Әфган җирләрендә ятып калган нурлатлыларның истәлегенә һәйкәл алдына чәчәкләр, веноклар куелды. Аннан митингта катнашучылар яу кырларында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Митингка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
- Бүген һәркем өчен дулкынландыргыч көн. Без үзебезнең райондашларыбызны искә алабыз. Ул вакытта әлеге вакыйганың үзендә булып, сугыш белән йөзгә-йөз очрашкан райондашларыбыз һәм әлеге батырларыбызны үстергән әниләргә хөрмәт сүзләребезне белдерәбез һәм баш иябез. Сез бүгенге яшьләр өчен тере үрнәк булып торасыз,-диде үз чыгышында Алмаз Сәлимович.
Хәрби комиссар Заһир Абдуллин һәм «Сугышчан батырлык» хәрби конфликтлар һәм локаль сугышлар ветераннарның иҗтәимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин да һәрберебезгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләделәр.
Бу көн әфганчы-солатларыбызның күңелләрендә уелып калган. Кемдер пуля астында булган, кемдер үз гомере аркасында иптәшен саклап калган, кемдер соңгы ипи кисәген бүлешкән. Ә иң авыры шушы мәхшәр эченә баласын озаткан әниләр җилкәсенә төшкән.
- Мин райондаш хәрбиләребезне искә алырга килдем, - диде Әфган вакыйгалары ветераны Илһам Курамшин.- Күз алдыңда иптәшеңнең үлүен күрүе бик авыр. Һәркемгә сабырлык һәи исәнлек телим