17 февральдә Нурлатта Май чабу (Масленица) бәйрәме узачак.
Шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында 11.00 сәгатьтә нурлатлыларны һәм шәһәребез, районыбыз кунакларын бәйрәм тамашасына чакыра. Биредә сезне театральләштерелгән тамаша, уеннар, конкурслар, сәүдә мәйданчыклары, күргәзмәләр, концерт программасы, әйлән-бәйлән һәм кайнар коймаклар көтә.