Февральдә район һәм шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләрендә дә традиция рәвешендә хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар үтә. Мисал өчен, шул көннәрдә генә шәһәрнең 4нче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Аҗаган” хәрби-спорт уены үтте. Мавыктыргыч ярышлар 8-11нче сыйныф укучылары арасында уздырылды.
Чара тантаналы линейкадан башланды. Мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗанов командаларны сәламләп, катнашучыларгы гадел көрәш теләде, укучыларны уен вакытында бер-берләренә ярдәм итәргә чакырды.
3 кыз һәм 3 егеттән торган командаларга уенның төрле этапларында үз белем-күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде. Алар беренчел медицина ярдәме күрсәттеләр, автоматны сүтеп-җыйдылар, тартылдылар, шифрлау, противогаз киюдә осталыкларын расладылар, Россия символларын, хәрби званияләрне белүләрен сынадылар. Һәм бу әле алар үткән сынауларның берничәсе генә. Уен бик тату һәм оешкан төстә үтте. Барлык командалар да этапларны лаеклы үттеләр. Кемдер бер биремдә уңышка ирешсә, икенчеләр уенның башка төрләрендә алгы сафларда булды.
– Мондый уеннар барышында укучылар беренчел хәрби әзерлек һәм медицина, спорт буенча гамәли күнекмәләр ала. Һәм, әлбәттә инде, ярышларның уен рәвешендә үтүе кызыксыну тудыра, мондый чараларда ел саен катнашып, теоретик материалны гамәли яктан ныграк үзләштерергә, белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Мондый ярышлар укучыларда рухи-психологик сыйфатлар формалаштыра һәм үстерә, – дип чарага йомгак ясады тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марс Зәйниев.