Кичә, 17 июль көнне, шәһәр гимназиясе базасында район җитәкчелеге халык белән очрашты. Биредә «Нефтьче», «Уңайлы йорт» ИКлары, “Төньяк-Көнчыгыш” һәм «Көнчыгыш» ТОСлары җитәкчеләре һәм вәкилләре 2018 елның беренче кварталында башкарылган эшләр һәм алдагы чорга планнары белән уртаклаштылар.
Кичә, 17 июль көнне, алга таба “Бердәм Россия” партиясеннән 2018 елның 9 сентябрендә үтәчәк сайлауларда Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очрашты.
Нурлат районында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты һәм “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге керә, алар төрле яшьтәге һәм категориядәге 600ләп гражданга хезмәт күрсәтәләр.
Шул көннәрдә авыр тормыш хәлендә калган 8 бала Зәй районының “Жемчужная” ял базасындагы “Зәңгәр күл” лагерена 21 көнгә ялга китте.
Узган атна азагында “Нурлатнефть” НГДУсының “Яшь белгечләр мәктәбе” тыңлаучылары һәм яшьләр активы “Лениногорскнефть”нең Шөгер битум заводы базасында булдырылган нефть музеенда булып кайттылар.
Татарстан Республикасының спорт министрлыгы “Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе” белән берлектә 3 августтан 5енә кадәр “Регина” кунакханә комплексы базасында Татарстан районнарында “МУВИ Троль” форум-театрлары оештыру буенча укыту үткәрә
Кичә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Төньяк микрорайонында яшәүчеләрнең гражданнар җыены үтте.
“Роспечать” социаль әһәмиятле темаларны яктырту буенча төбәк һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары арасында игүлан иткән бәйгедә “Дружба» район газетасының “Нурлат-спорт территориясе” проекты җиңү яулап, грантка лаек булды.
Бүген, 16 июль көнне Нурлат районында наркотикларга каршы комиссиянең эшче төркеме утырышы үтте.
Бүген, 16 июль көнне гражданнар җыеннары Бикүле, Якушкино, Егоркино авыл җирлекләрендә үтте.