Төньяк микрорайонында гражданнар җыены үтте

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Кичә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә Төньяк микрорайонында яшәүчеләрнең гражданнар җыены үтте. Очрашуда ярты еллык эшчәнлекләренә отчет белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Мөкминов, “Коммунальник” ОООсы директоры Марат Хәмидуллин, “Төньяк” ТОСы рәисе Илшат Мөхәммәтҗанов чыгыш ясадылар. Чара халыкның зур активлыгы белән узды. Шәһәр җитәкчелегенә юлланган сораулар нигездә юлларны, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, чүп чыгаруга кагылышлы иде. Җыенда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International