Нурлат: наркотикларга каршы комиссия утырышында нәтиҗәләр ясалды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Бүген, 16 июль көнне Нурлат районында наркотикларга каршы комиссиянең эшче төркеме утырышы үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендә комиссия әгъзалары, мәдният  учреждениеләре, спорт мәктәпләре вәкилләре катнашты. Утырышта психоактив матдәләр кулланып  тоткарланган үсмерләр белән эшне оештыру, шәһәр мәгариф учреждениеләрендә ирекле cоциаль-психологик тестлаштыру нәтиҗәләре каралды. Бу тема буенча Нурлат районы үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов чыгыш ясады. Утырышта шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору турында һәм  30 майдан 30 июньгә кадәр үткән республика наркотикларга каршы акциясе нәтиҗәләре хакында сөйләштеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International