Татарстан Республикасының спорт министрлыгы “Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе” белән берлектә 3 августтан 5енә кадәр “Регина” кунакханә комплексы базасында Татарстан районнарында “МУВИ Троль” форум-театрлары оештыру буенча укыту үткәрә. Укуларга Татарстанның төрле милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, чит ил студентлары, шулай ук проектны муниципаль берәмлектә тормышка ашырырга әзер булган лидерлар чакырыла. Чарада катнашу өчен 28 июльгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтында заявка калдырырга кирәк.