Кичә, 17 июль көнне, шәһәр гимназиясе базасында район җитәкчелеге халык белән очрашты. Биредә «Нефтьче», «Уңайлы йорт» ИКлары, “Төньяк-Көнчыгыш” һәм «Көнчыгыш» ТОСлары җитәкчеләре һәм вәкилләре 2018 елның беренче кварталында башкарылган эшләр һәм алдагы чорга планнары белән уртаклаштылар. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды. Шулай итеп, районда җыеннар тәмамланды. Ике атна дәвамында шәһәр һәм авылларда үткән очрашуларда халык үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә, тармак белгечләренә җиткерә алды. Нурлатлыларның мөрәҗәгатьләре җирле хакимият тарафыннан контрольгә алынды.