Бүген, 1 октябрь көнне, Нурлатта Халыкара өлкәннәр көненә багышлап Мәдәният сараенда үткән тантаналы чара төрле тармакларда хезмәт куеп, бар гомерләрен район үсешенә багышлаган хөрмәтле ветераннарны үзенә җыйды. Әле бәйрәм концерты башланганчы аларны чәй табыннары артына, кызыклы күргәзмәгә чакырдылар. Авыл мәдәният йортлары төрле төсләрдәге чәчәкләрдән әзерләгән почмак бәйрәм кунакларына көр кәеф бүләк итте, җирлекара үзәк китапханә ретро-библио-барда үзенчәлекле меню тәкъдим итте, фотограф Олег Лизуновның тирән мәгънәле фоторәсемнәреннән торган күргәзмә тормышның көзге мизгеле турында уйланырга чакырды, өлкәннәр кул эшләре белән бүлеште. Ә сәхнәдән өлкәннәр өчен иң җылы, иң ихлас теләкләр генә яңгырады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков өлкән буын вәкилләренә рәхмәтләрен белдереп, сәламәтлек һәм ихтирамлы гомер теләде. Кунаклар шулай ук бер төркем нурлатлыга активлыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр ташырдылар. Чара үзешчән сәнгать коллективлары, башкала артистларының сәхнә номерлары белән дәвам итте һәм һәркемгә күңел җылысы бүләк итте.