Эмилия Сәгъдиева һәм Полина Вәлиева нәфис гимнастика буенча Мәскәүнең Обручевский муниципаль округы ачык беренчелеге призерлары булдылар. Алар тренер-педагог Зифа Сәгъдиева кул астында шөгыльләнәләр.