Көнбагыш басуларының җəйге алтын матурлыгы беткəнгə күптəн инде. Бүген исə аларның өлгергəн башаклары тулышып аска бөгелгəн.
Яшьгвардиячеләр “Бер-беребезгә ярдәм кул сузыйк” акциясе кысаларында Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Ислам Кәримович Бәхтияров янына кунакка бардылар. Ул яшьләргә Бөек Ватан сугышы вакытындагы авыр хезмәт еллары турында сөйләде.
Бүген Нурлат район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт барышы белән Нурлат районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов озатуында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе начальнигы Фәнис Исхаков танышты. Ул агымдагы һәм башкарылган эшләр белән танышты.
Традиция буенча, “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләреүз кармакларындагы өлкәннәр өчен бәйрәм оештырдылар, алар өчен мул өстәлләр әзерләде.
Изге Богородица Покровы уңаеннан үткәрелә торган гыйбадәткә Илия Пророк чиркәвенә изге Мҗскәү Матронасы ңәсәде кисәкләрен китерәчәкләр. Ул чиркәүдә 21 октябрьгә кадәр булачак.
Нурлатның 2нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Сәламәт йөгереш” акциясе кысаларында бергәләшеп стартка басытлар. Әлеге акция “Мөстәкыйль балалар” республика проекты катнашучылары булган 5Б сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Роза Тямаева башлангычында узды.
Татарстан Республикасы архив службасының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республиксының архив эше буенча Дәүләт комитеты “Минем нәсел шәҗәрәсе” дип аталган генеологик тикшеренүләр бәйгесе үткәрә. Конкурс 1 октябрьдән 25енә кадәр үтә.
Бүген, 9 октябрь көнне, районның иҗтимагый советы чираттагы утырышын үткәрде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Тирмәкәй” балалар бакчасында үз ветераннарын хөрмәтләделәр.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенең бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча республика программасын нурлатлылар гаилә эшенә саллы ярдәм дип саныйлар. Богдашкинодан Николай һәм Алена Михайловлар да анда катнашырга заявка биргән. Алар савым сыерларның санын 8гә кадәр җиткерергә исәплиләр. Хәзер аларның саны 6ау.