Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Тирмәкәй” балалар бакчасында үз ветераннарын хөрмәтләделәр. Алар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде, ветераннар үзләренең лаеклы ялдагы тормышлары турында сөйләделәр, балалар тәрбияләүгә биргән елларын исләренә төшерделәр һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.