Традиция буенча, “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләреүз кармакларындагы өлкәннәр өчен бәйрәм оештырдылар, алар өчен мул өстәлләр әзерләде.Бәйрәмдә әбиләр яшьлек елларын искә төшерделәр, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, такмаклар җырладылар. Кунаклар чәй тарихы белән дә таныштылар, әлеге эчемлек турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр.