Нурлатта иҗтимагый совет утырышы үтте

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген, 9 октябрь көнне, районның иҗтимагый советы чираттагы утырышын үткәрде.

Аны Совет рәисе Флюра Морзаханова үткәрде. Утырыш эшендә иҗтимагый совет әгъзалары катнашты. Җыелучылар һәйкәлләргә мониторинг, комсомолның 100 еллыгына әзерлек, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү турында сөйләштеләр. Биредә үк иҗтимагый советның яңа составы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International