ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, “Безопасность” территориаль идарәсенең профилактика бүлеге әйдәп баручы белгечләре һәм Нурлат шәһәре ЮХИДИе инспекторлары катнашында зона семинар-практикумы узды. Ул “Урамнар һәм юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү” дигән темага багышланды.

3 ноябрь көнне 8.00дән 13.00гә кадәр Нурлат үзәк район хастаханәсе поликлиникасында өлкән буынның билгеле бер төркемнәренә диспансерлаштыру буенча ачык ишекләр көне узачак.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Эльмира Шагавева җитәкчелегендә узган ведомствара комиссия утырышында социаль контракт нигезендә дәүләти социаль ярдәм күрсәтү турындагы сорау каралды.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында “Комсомол ил тарихында” дип аталган чара уза. 

Бүген Нурлат телевидениесендә коррупциягә каршы тору темсына тапшыру төшерелде. Тележурналистның сорауларына шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Евгений Сергеев һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Федор Терентьев җавап бирделәр.

Киләсе атна азагыннан нурлатлыларны 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан дүрт көн ял көтә. 

Бүген Нурлаттан быел армиягә чакырылучыларның беренчеләре – барлыгы 17 егет  Ватан сагына хезмәткә китте. 
 

Нурлат уңайлы шәһәр мохиты булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнашу уңаеннан районның рәсми сайтында территорияләрне төзекләндерү буенча сораштыру үткәрелә. 


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

31 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча уполномоченный ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе С.М.Захарова һәм ведомстволар белән берлектә “Бала соравы” гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк. 

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев озатуында район басуларын күктән карады. Очыш вакытында төп игътибар уҗымнарның торышына, көзге кыр эшләренең барышына ясалган һәм болар уңай бәя алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International