ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 31 октябренә кадәр яшьләрнең “Премия Траектория” бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк. Конкурста яшьләрне һөнәри ориентлаштыру буенча чаралар алып баручы физик һәм юридик затлар катнаша ала.

Санкт-Петербургка чираттагы сәяхәте барышында Нурлатта яшәүче Галина Казакова Советлар Союзы Герое Николай Козловның каберен яд итте. Якташыбызның каберен аңа бала чагында әтисе Петр Казаков күрсәткән булган. Ә Галина Птеровна үз чиратында гаилә традициясен улы Ярославка тапшырган.

Әлегә җөмләдәге күп нокталар урынына күңелләренә якын һөнәр исемнәрен куйганда Нурлат шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә белем алучылар бер-берсен һич тә кабатламаганнар.

Узган ял көннәрендә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда эшләүче яшьләр арасында «Наше время – Безнең заман» республика фестиваленең зона турында нурлатлылар уңышлы чыгыш ясап, 4 призлы урын алып кайттылар.Фестивальнең финал турында “Нурлатнефть“ НГДУсыннан Илназ Вафин, әлеге предприятиенең “Талисман“ триосы, "ТатРИТЭКнефть"ТППсыннан Эльвира Кашапова, шәһәрнең 8нче урта мәктәбеннән Гүзәлия Мәхмутова катнашачак.

Дүшәмбе көнне Нурлат аграр техникумында республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузилә Сидимирова “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрде. 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Тирмәкәй” балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар өлкән төркем балалары өчен “Тирмәкәйгә юл” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Азактан алар ЮХИДИ хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр алды
 

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән белән берлектә “Вверх!” яшьләр лидерлары республика конкурсын тормышка ашыра. Ул ике этаптан торчак.

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин алып барды. Утырыш барышында район территориясендә хокук саклау һәм җинаятьчелеккә каршы тору буенча сораулар каралды.
 

21 октябрь көнне Россия ДОСААФының ТР буенча Үзәк аэроклубы базасында Биектау районының Куркачи поселогында парашюттан сикерүләр үтте. Әлеге чарада ДОСААФның Нурлат җирле бүлекчәсе “Десантчы” хәрби-патриотик клубының 10 әгъзасы катнашты.

Район һәм шәһәр эшчәнлегенең акуталь мәсьәләләре хакында бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган гомуми планеркада сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International