Бүген “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, “Безопасность” территориаль идарәсенең профилактика бүлеге әйдәп баручы белгечләре һәм Нурлат шәһәре ЮХИДИе инспекторлары катнашында зона семинар-практикумы узды. Ул “Урамнар һәм юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү” дигән темага багышланды.