Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында “Комсомол ил тарихында” дип аталган чара уза. Анда бөтен республикадан 800ләп кеше катнаша. Нурлатны элек комсомол тормышында актив катнашкан Шамил Яһудин, Анатолий Дмитриев, Нәкыйп Миназов һәм Флюра Морзаханова тәкъдим итәләр.