Бүген Нурлаттан быел армиягә чакырылучыларның беренчеләре – барлыгы 17 егет Ватан сагына хезмәткә китте. Иртәдән аларны хәрби комиссариатта хәер-фатиха сүзләре белән рәсми затлар – район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Үзәк хәрби округы баш инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм хәрби комиссар Заһир Абдуллин, әти-әниләре, якыннары, дуслары озаттылар. Ватан сагына юл алучылар арасында Чулпаннан Радик һәм Гүзәл Галиуллиннарның өлкән уллары Руслан да бар. Яр Чаллыда физкультура колледжын тәмамлаган спортчы егет беренчеләр арасында җибәрүләрен үзе сораган.
– Әтисе дә Төньяк Каваказда хезмәт узып кайткан. Руслан да бала чагыннан армия хезмәте турында хыялланды. Ике улым да әтиләре үрнәгендә спорт белән шөгыльләнделәр. Язгы чакырылышта икенче улым да армиягә китәргә тиеш. Улларым армиядә дә сынатмаслар дип уйлыйм, – ди Гүзәл Фәритовна.
Хәрби комиссар Заһир Абдулллин әйтүенчә, армиягә китүчеләрнең барысы да яхшы әзерлекле. Чираттагы озату исә 9 ноябрьгә билгеләнгән.