Нурлатта 6-16 яшьлек балалар арасында Ислам нигезен белү буенча бәйге узды. Анда районның 10 авылыннан һәм шәһәрдән барлыгы 160 бала катнашты. Конкурс тест форматында узды. Балаларга дөрес җавапларны билгеләргә кирәк иде.