Йомгак ясадылар

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Мәдәният сараенда “Яшь гвардия”нең Нурлат бүлекчәсе VIII хисап-сайлау конференциясе үткәрде. Аның барышында җирле штабның составы һәм контроль-ревизия комиссиясе буенча бер төркем карарлар кабул ителде. Узган елга хисап белән җыелучылар алдында җирле штаб җитәкчесе Елена Гафиуллина чыгыш ясады. Биредә үк киләчәккә планнар да билгеләнде.

“Бердәм Россиянең Яшь гвардия” оешмасы Татарстан төбәк бүлекчәсе штабы җитәкчесе Динар Бариев конференциянең кунагы булды. Үз чыгышында ул Нурлатның яшьгвардиячеләре республиканың җирле бүлекчәләре арасында алдынгы булуын билгеләп үтте. Алар күпләгән район һәм республика акцияләре һәм чаралары катнашучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International