Бүген Нурлатның шахмат-шашкачылар клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган турнир үтте. Анда 7шәр шахматчы һәм шашкачы катнашты. Шахматчылар арасында Григорий Ермолаев, ә шашкада Олег Павлов беренче булды.
Бүген Мәдәният сараенда Тынычлык Байракларын тантаналы тапшыру чарасы үтте. Тынычык Байрагы Халыкара комитеты Вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее җитәкчесе Флюра Морзахановага һәм Колбай Морасадагы Габдулла Кариев музее вәкиленә Тынычлык Байраклары тапшырды.
Бүген Нурлатның яңа “Спорт” паркында бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Нурлатлылар мастер-классларда актив катнаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар, бәйрәм флешмобына кушылдылар. Ә нурлатлыларны бәйрәмнәр белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренә активлыклары өчен Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Нурлатта Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәренә багышланган бәйрәм чарларын бүген иртән авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачып җибәрде. Ул шәһәр үзәгендә үтте. Биредә үк район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлатта һәм Казан шәһәрендә ярминкәләрне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмт хатлары тапшырды.
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән
Бүген Нурлатта яшәүче Николай Макарович Егоров 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.
Бүген Халыклар дуслыгы йортында нурлатлылар Зур этнографик диктант яздылар. Бөтенроссия агарту акциясендә 120дән артыграк кеше катнашты.
Бүген “Нурлат-информ” журналистлары 2нче мәктәп каршында эшләп килүче “Мин – репортер” сменасына йөрүче балалар өчен мастер-класс үткәрделәр
Бүген Нурлатта “Бердәм Россия”партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә XXVI конференциянең икенче этабы үтте. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов һәм Шамил Яһудин катнаштылар. Конференция эше белән бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.
Кичә Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын спортчылар сафларына кабул иттеләр. Балаларны спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев сәламләде. Аннан соң балалар разминкада катнаштылар, эстафета уздылар, ә соңыннан бүләкләр алдылар.