ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районы башкарма комитетында гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык алдындагы бурычларын ликвидацияләү буенча территориаль комиссия утырышы узды. Аны район бакшарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева үткәрде.

Календарьда 15 ноябрь Тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләнгән.

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат ат заводында булды.

Бу көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университеты халыкара мөнәсәбәтләр институтының ислам үсеше һәм илам белемнәренең ресурс үзәгендә журналистларның квалификацияләрен күтәрәләр.

Дәүләт Думасы депутаты Татарстан агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында якын көннәрдә Казанда үтәчәк “Һөнәрендә иң яхшысы” конкурсының мөһимлеген ассызыклады.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе базасында бүген унынчы, унберенче сыйныф укучылары һәм аграр техникум студентлары өчен «Шундый һөнәр бар - ватанны саклау» дигән чара узды. Чарада район хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов чыгыш ясадылар.

Бүген нурлатлы Мария Григорьевна Богомолова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева анны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, бүләкләр тапшырды.

Нурлат районында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Алена Валерьевна Кнырева билгеләнде. Алена Валерьевна коррекцияләүче – интернат мәктәптә социаль педагог булып эшли.

Район һәм шәһәр эшчәнлегенең акуталь мәсьәләләре хакында бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган гомуми планеркада сөйләштеләр. Анда шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Планеркада 8 сорау каралды. Ул бүләкләү белән тәмамланды.

Кичә район Советында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов рәислегендә үзара салым буенча референдум үткәрү һәм аңа бзерлек мәсьәләләре хакында киңәшмә үтте. Референдум хакында тулы мәгълүматны район башлыгы урынбасары Илья Әхмәтҗанов җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International