Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе базасында бүген унынчы, унберенче сыйныф укучылары һәм аграр техникум студентлары өчен «Шундый һөнәр бар - ватанны саклау» дигән чара узды. Чарада район хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов чыгыш ясадылар.