Богдашкино авылы балалар бакчасында көз нигъмәтләреннән торган традицион конкурс үтте. Балаларның һәм әти – әниләрнең бергәләп эшләнгән иҗатларын тәрбиячеләр югары бәяләделәр. Конкурста 1нче урын Миля Харитоновага бирелде.
Кичә аграр техникум базасында 1, 2нче курс студентлары һәм эшләүче яшьләр арасында дискуссион түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар яшьләргә кагылышлы темаларга фикер алыштылар.
Бүген Халыкара сукырлар көне. Әлеге датага Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы “Ак таяк” айлыгына йомгак ясый иде. Быел исә традиция рәвешендә үтә торган “түгәрәк өстәл”не соңгарак күчерделәр. Бу айлык кысаларындагы чараларның дәвам итүе белән бәйле. Әйтик, шул көннәрдә генә биредә оешманың актив әгъзалары “Кәзге букет” чарасын оештырган.
Ул шәһәребездә декабрь башында үтәчәк. “Легенда” хәби-патриотик клубының актив әгъзалары Татарстан эзтабарлары белән очрашуда үзләренең күптән түгел генә Орлов өлкәсенә ясаган экспедицияләре турында сөйләр дип планлаштырыла. Эзләнү эшләре барышында Кривцово мемориалы районында 9 сугышчының җәсәден күтәргәннәр. “Легенда” клубы җитәкчесе Владимир Малыгин сүзләренә караганда, эшләр аэрофоторәсемнәр картасы буенча алып барылган.
Хөрмәтле ата-аналар!
Хөрмәтле әниләр!
“Балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр турында”гы Федераль закон нигезендә, 2018 елдан башлап беренче баланы тапкан (тәрбиягә алган) очракта ай саен түләү кабул ителә...
Кичә Казанның Козин исемендәге 7нче гимназиясендә “Районым геройлары” республика балалар әдәби конкурсында җидүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Алар арасында шәһәрнең үнче мәктәбеннән 2Б сыйныфы укучысы Вячеслав Литта да бар иде.
2018 елның 15 ноябрендә Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек Советы утырышы узачак. Анда эшмәкәрлек буенча актуаль мәсьәләләр каралачак. Утырыш шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 3 адресы буенча үтәчәк. Башлана 15.00дә.
Бүген махсус комиссия техниканы кышкы саклауга кую торышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышын, машина-трактор паркларын һәм районның барлык хуҗалыкларында да хезмәтне саклау шартларын тикшерде.
Бүген Бикүледә яшәүче Минһади Мәхмүт улы Нигъмәтуллин юбилеен билгеләп үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева аны котлап, бүләкләр тапшырды.