Нурлат ат заводына ясалган капиталь ремонттан соң биредә ат спорты мәктәбе үз ишекләрен ачачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат ат заводында булды. Аның милекчесе булып торган “Татнефть-Актив” оешмасы директоры Ленар Шаммасов озатуында Алмаз Сәлимович конюшняларда барган капиталь ремонт эшләре, шулай ук манеж төзелеше белән танышты. Әлеге эшләр Нурлат районында ат спортын үстерү максатыннан бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International