ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Нурлатка Бельгиядән иҗат төркеме килде. 

17 ноябрьдә Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан техникумның Студентлар советы активистлары студентлар өчен бер төркем чаралар оештырган иде.

Бүген Яңа Әлмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Наҗия Сабирҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Бүген Нурлат укучылары “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә экскурсиягә китте. Күргәзмә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне икътисадның җитештерү секторларына җәлеп итү һәм башка максатлардан үткәрелә.

Татарстан яшьләр ассамблеясенең Нурлат районындагы вәкиллеге активистлары “Халыклар дуслыгы – безнең байлыгыбыз” милләтара яшьләр форумында катнашалар.

Бүген, 16 ноябрьдә, шәһәрнең 1, 2, 3, 8нче мәктәпләре, Нурлат гимназиясе, “Камыр батыр”, “Әкият”, “Кояшкай” балалар бакчалары, Бала үсеше үзәге балалар бакчасының театр коллективлары “Сәйяр” республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең тәбрикләү тантанасында катнашалар. 

Россия Федерациясе МВДсының 2018 елның 17 гыйнварендагы күрсәтмәләре нигезендә агымдагы елның 12 ноябреннән 23енә кадәр Нурлат муниципаль районында «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен әйт» Бөтенроссия акцииясенең 2нче этабы уза.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районының 10 кешелек командасы Әлмәткә китте, анда 15 ноябрьдән 17сенә кадәр ТР муниципаль хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча Спартакиада уза. 

Бүген, 15 ноябрьдә, шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Бөтендөнья эшмәкәрләре атналыгы кысаларында район эшмәкәрләре белән очрашты.  
 

Бүген, 15 ноябрьдә, Кизләүдә туып-үскән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Калимулла Нурулла улы Әхмәтовка 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International