ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Елаур авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум халыкның зур активлыгы белән дәвам итә. Биредә халык урамнарны яктырту, күперне ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм янгын техник корылмалары сатып алуга акча җыю буенча үз фикерләрен белдерә.

“Уңыш балалар хыялыннан башлана” – Нурлат районының кикбоксинг буенча Беренчелеге кысаларындагы Единоборстволар фестивале быел шундый шигарь астында уза. Анда Нурлатның яшь спортчылары белән бергә Ульян, Самара өлкәләре һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогыннан укучылар катнаша.

Инде иртәнге 9га Киекле сайлау участогында сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирергә өлгергән иде.

Авылны икегә бүлеп торучы Киклинка елгасы аша күперне ремонтлау мәсьәләсе җирле җыеннарда күп тапкырлар күтәрелгән булган. 

Бүген районның барлык 26 авыл җирлегендә дә үзара салым буенча референдумнар уза. Сайлаучылар исемлегендә 44 сайлау участогында 17 меңнән артыграк кеше исәпләнә.


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Нурлат районының “Гармония” КЦСОНының өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Кәкре Атау авылы социаль хезмәткәрләре “Ретро-терапия” технологиясе кысаларында үз кул астындагылар белән “Каз өмәсе” йоласын искә төшерделәр.

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлекчәсе партиянең XVIII съезды алдыннан “Яңарыш-2018” дискуссияләре сериясен дәвам иттерә.

Бүген Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында “Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар һәм инвалидларның ТР иҗтимагый оешмасы Нурлат районы бүлекчәсе” призларына волейбол буенча турнир үтте.

Бүген Нурлат бердәмросслары җирле бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе 28нче конференциясендә катнашалар.

Россия МВДсының участок уполномоченныйлары тарафыннан 10 ай эчендә 72 җинаять ачылган.

Райондагы һәр бишенче җинаять участок уполномоченныйлары тарафыннан ачыла. Бу хакта безгә бүлек җитәкчесе Владислав Чугунов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International