Район мәгариф учреждениеләренең театр коллективлары “Сәйяр” фестиваленең финал этабында катнашалар

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген, 16 ноябрьдә, шәһәрнең 1, 2, 3, 8нче мәктәпләре, Нурлат гимназиясе, “Камыр батыр”, “Әкият”, “Кояшкай” балалар бакчалары, Бала үсеше үзәге балалар бакчасының театр коллективлары “Сәйяр” республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең тәбрикләү тантанасында катнашалар. Чара Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтә. Коллективлар дипломнар белән бүләкләнделәр. Шәһәрнең 1нче мәктәбе, Нурлат гимназиясе, “Кояшкай” балалар бакчасы һәм Бала үсеше үзәге – балалар бакчасы коллективларына “ТАТМЕДИА”дан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International