Бүген, 15 ноябрьдә, Кизләүдә туып-үскән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Калимулла Нурулла улы Әхмәтовка 90 яшь тулды. Аны туган көне белән тәбрик итеп, РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерергә һәм бүләкләр тапшырырга район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов килгән иде.