Беренчелек 6 декабрьдән 9ына кадәр “Биектау” спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы үсмерләр арасында үтте.
Призлы әбунә декадасы кысаларында бүләк отучыларны бүләкләү тантанасы бүген үтте. Төп приз – микродулкынлы мичкә Нурлаттан Лидия Майорова лаек булды. Аңа бүләкне “Татмедиа” АҖ нең “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева тапшырды.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе 9 декабрьдән 27сенә кадәр Казан шәһәрендә урнашкан Җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә һәм территориаль бүлекләрдә балалардан почтага Кыш Бабайга хатлар белән гражданнарны кабул итү оештыра.
12 декабрьдә «Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап Бөтенросиия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
10 декабрьдән 29ына кадәр Нурлат районында Гостехнадзор бүлеге тарафыннан “Снегоход” профилактик операциясе үткәреләчәк.
Ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре-2018” республика бәйгесенең Лаеш районыныда үткән зона этабында 5 районнан командалар катнашты. Анда Нурлатның 1нче мәктәбе 7б сыйныфының ата-аналар комитеты командасы икенче урынга лаек булып, республика этабына чыга алды. Республика этабы 2019 елның гыйнваренда узачак.
Кичә Нурлат гимназиясендә Геройлар көне алдыннан тарих укытучысы Наталья Захарова “Геройлар турындагы хәтер онытылмас” дигән темага чара үткәрде. Анда 8-10 сыйныф укучылары катнашты.
Гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Илина Әфләтунова Нурлат ат заводында ат спорты белән шөгыльләнә. Биредә ул тренер Анастсия Семенова кул астында җайдак булу серләренә өйрәнә.
Бүген, 9 декабрьдә, Россия өчен истәлекле булган Ватан геройлары көнендә якташларның батырлыгына дан һәм хөрмәт билгесе булып тантаналы митинг үтте. Митингтан соң Геройлар яшәгән авыллар буйлап традицион автойөреш тә оештырылган иде.
Бүген Иске Чаллы авылы Мәдәният йортында Н.К.Синдряков исемендәге колхоз рәисе Николай Филипповны искә алу кичәсе үтте.