10 декабрьдән 29ына кадәр Нурлат районында Гостехнадзор бүлеге тарафыннан “Снегоход” профилактик операциясе үткәреләчәк.
Нурлат районының баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Кудряшов хәбәр итүенчә, тикшерүләр мондый төр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыкларга ярдәм итә. Еш кына хуҗаларның карда йөрү машиналарын вакытында теркәмәү, техник карау үткәрмәүләре, мондый категория техниканы йөртүгә тиешле документлары булмавы ачыклана.
“Снегоход” операциясе кысаларындагы тикшерүләр барышында машиналарны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә, техник карауларның вакытында үткәрелүенә, йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе булуына, шулай ук техниканың теркәлү мәгълүматаларына туры килүенә аерым игътибар биреләчәк. Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча закон тарафыннан каралган чаралар кулланылачак, – дип билгеләп үтә инженер-инспектор.