Ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре-2018” республика бәйгесенең Лаеш районыныда үткән зона этабында 5 районнан командалар катнашты. Анда Нурлатның 1нче мәктәбе 7б сыйныфының ата-аналар комитеты командасы икенче урынга лаек булып, республика этабына чыга алды. Республика этабы 2019 елның гыйнваренда узачак.