ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Нурлат шәһәре һәм районы халкы өчен “Күңелле Яңа ел” яңа ел костюмнары бәйгесе игълан ителә. Анда төрле яшь категорияләрендә балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнаша ала. Бәйгенең төп шарты – оригиналь костюм әзерләү.

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының сәламәтлек саклау, санитар һәм экологик эш буенча даими комиссиясе утырышы үтте. Утырышны даими комисия әгъзасы, Урта Камышлы авыл җирлегеннән депутат Надежда Баймяшкина алып барды.

6 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗы балаларның Кыш бабайга хатларын кабул итү һәм Бөек Устюгка җибәрү буенча акция үткәрә.

Нурлат районында яшәүчеләрнең балалар өчен өс һәм аяк киемнәре, уенчыклары, яңа ел товарлары һәм балалар ашамлыкларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча белемнәрен арттыру максатыннан, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗы кайнар линия оештыра. Ул 10 декабрьдән 29ына кадәр үтәчәк.

Нигезләмә буенча кадрлар проектында “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, шулай ук партиягә катнашлары булган затлар катнаша ала.

Барлык сораулар белән дә 2-28-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моның өчен иҗтимагый оешманың Нурлаттагы координаторы Алексей Халипага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның турында белешмә “Үлемсез полк”ның рәсми сайтында бастырылган.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Нурлат районының законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча даими комиссиясе утырышы барышында дружинникларның агымдагы елның 11 аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Нурлат районының “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Яңа ел алдыннан “Яңа ел могҗизасы” дип аталган акция оештыра. Аның максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү.

9 декабрьдә Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында район беренчелеге узды. Анда 2006 елгы һәм аннан кечерәк кызлар һәм үсмерләр катнашты.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы командасы күрү буенча өлкән буын инвалидларның республика тернәкләндерү фестивалендә катнашып кайтты. Ул шул көннәрдә Казанда үтте. Команданы җәмгыятьнең актив әгъзалары Зинаида Богданова белән Виталий Говоров тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International