Истәлекле дата – Ватан Геройлары көне алдыннан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева ачып җибәрде. Чара бүләкләүләр һәм Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылыннан «Возрождение» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы белән дәвам итте.
Шул көннәрдә Нурлатның “Тирмәкәй” балалар бакчасында “Балалар куркынычсызлыгы – уртак эшебез” дип аталган гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
ТР МВДсының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе “Ышаныч һәм куркынычсызлык” XVI республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында Нурлат телерадиокомпаниясе ике номинациядә җиңү яулады.
Бүген, 8 декабрьдә, Халыклар дуслыгы йортында “түгәрәк өстәл” форматында “Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек һәм тапшыру” темасына районкүләм ата-аналар җыелышы үтте.
Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Алар бу юлы да товарларның киң ассортиментын алып барган – киштәләрдә ит, сөт, шикәр комы, бөртек, яшелчәләр һәм башка продукция бар. Хуҗалыклар, предприятиеләр белән бер вакытта авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыкхлдар, фермерлар да активлык күрсәтә.
Бүген Нурлатта «Коррупциягә каршы дөнья” дигән темага оештырылган түгәрәк өстәлдә Нурлат районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Федор Терентьев, икътисади куркынычсызлык һәм коорупциягә каршы тору буенча төркемнең оперуполномоченные Илфат Туешов, шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Евгений Сергеев һәм район Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Ленар Әһлиуллин катнаштылар.
Бүген шәһәр Мәдәният сараеның кече залында Ватан Геройлары көненә багышлап шәһәрнең 2, 9 һәм гимназия укучылары катнашында очрашу үтте.
Бүген Нурлат районы Советы каршындагы социаль өлкә, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны комиссия рәисе Дамир Ишкинеев алып барды.
Бүген Нурлатта “Нурлат шикәре” җәмгыятенең 60 еллыгына багышланган чара үтте. Ул күпләгән мәртәбәле кунаклар катнашында, бүләкләүләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Нурлатның “Форпост” үзәге әгъзалары Россия МЧСының ТР буенча районара күзәтчелек бүлеге белән берлектә шәһәр урамнарында “Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы турында” дип аталган акция үткәрделәр.