ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру – ата-аналарны да, тиешле службаларны да борчый торган мәсьәлә.

Андреевка авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 264 җир пае бар. Алар “Южная” агрофирмасына арендага бирелгән. Инвестор җир милекчеләре белән узган ел өчен тулысынча исәп-хисап ясаган. Авыл кешеләре шикәр комы алган.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Утырышның пленар өлеше шәһәр Мәдәният сараенда дәвам итте.

Бүген, 22 гыйнварда, Чуваш Мәнҗесендә яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Константиновна Романова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 22 гыйнварда, Нурлатта Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы үтә. Анда Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар.

Нурлат районында халык җыеннары дәвам итә. Эш атнасының беренче көнендә халык белән очрашулар Киекле, Урта Камышлы, Иске Чаллы җирлекләрендә үтте.

31 гыйнвар көнне Нурлатта 9.00дән 11.00гә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү Хәммәдиев ур, 19 адресы буенча “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә үтәчәк. Алдан язылу өчен тел.: 2-28-24.

20 гыйнварда Яңа Иглай авылында яшәүче Миңсылу Сафиулла кызы Сатдарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген “Буровик” спорт залында пенсия яшендәге хатын-кызлар ГТО нормативлары үтәү өчен җыелдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International