Нурлат районында халык җыеннары дәвам итә. Эш атнасының беренче көнендә халык белән очрашулар Киекле, Урта Камышлы, Иске Чаллы җирлекләрендә үтте.
Киекле һәм Урта Камышлы авыл җирлекләрендә үткән очрашулар Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында узды. Авыл җирлекләре башлыклары Рәис Ганиев һәм Надежда Баймяшкина үз чыгышларында 2018нче елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар, алдагы җыеннарда халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча хисап тоттылар. Ел дәвамында ике авыл җирлегендә дә төрле программалар буенча шактый эш башкарылган. Киекле авыл җирлегендә, мәсәлән, үзара салым программасы нигезендә актив эш алып барыла. Узган елда халыктан 600 мең сумнан артыграк средство җыелган, дәүләттән өстәмә финансланганнан соң әлеге средстволар һәр өч авылда шактый эшләр башкарырга мөмкинлек биргән. Шулай ук биредә урамнарны яктырту программасы кысаларында эшләр алып барылган. Урта Камышлы авыл җирлеге өчен 2018 ел төзелешләр елы булып кереп калачак. Биредә дәүләт программалары нигезендә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, ФАП төзелде, Кызыл Октябрь поселогына юл салынды. Авылларда 2019 елда да шактый эшләр планлаштырыла. Аларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте. Мәсәлән, быел Киекледә мәдәният йорты, Абляскинода модульле кибете төзелеше планлаштырылган. Биредә үк җыенга килүчеләр район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны да җиткерделәр. Алар нигездә
су, даруханәдән түләүсез дарулар алу, юлларга кагылышлы иде. Район башлыгы аларга җентекле җавап бирде. Һәм халыкны шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә, активрак булырга һәм җирле проблемаларны хәл итү өчен үзара салым программасыннан активрак файдаланырга тәкъдим итте.