Нурлатта Татар халыкның үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Утырышның пленар өлеше шәһәр Мәдәният сараенда дәвам итте. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, танылган шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин, Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, әдәбият белгече Ким Миңнуллин һәм башкалар катнаштылар.

Утырышның пленар өлеше шәһәр Мәдәният сараенда дәвам итте. Биредә тәкъдим ителгән күргәзмәләр район җирендә яшәүче татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, көнкүрешенә багышланган иде. Пленар утырыш исә тулаем Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышуларга багышланды. Васил Гаязович катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итте. Үсеш стратегиясен төзүдә татар халкының язмышына битараф булмаган һәркем катнашырга тиеш, дип ассызыклап үтте ул. Алга таба Стратегия турында фикер алышулар Россиянең 8 федераль төбәгендә дә дәвам иттереләчәк. Бары тик шуннан соң гына Стратегиянең проектын булдыру күздә тотыла. Ә әлегә бу эскиз гына һәм ул фикер алышулар барышында тагы да тулыландырылачак. Аның буенча фикер-тәкъдимнәрен һәркем җиткерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International