Балалар туклануы контроль астында

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру – ата-аналарны да, тиешле службаларны да борчый торган мәсьәлә. Бу өлкәдә Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегенә мөһим роль йөкләнгән.

– Мәгариф системасының 200дән артык хезмәткәре балалар сәламәтлеген тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча укулар үттеләр, – диде территориаль бүлек начальнигы Анна Трифонова.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыруга кагылышлы санитар-эпидемиология таләпләре, йогышлы авыруларның төп төрләренә багышланган теманы Анна Николаевна мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, аларның хуҗалык эшләре буенча урынбасарлары, пешекчеләр, медицина хезмәткәрләре катнашында узган семинар-укуда да күтәреп чыкты.

– Бу мәсьәлә буенча безнең алга зур таләпләр куела, – диде ул. – Балалар учреждениеләре хезмәткәрләре эшкә кабул ителгәндә һәм аннан соң елына бер тапкыр һөнәри гигиеник әзерлек һәм аттестация үтәләр. Ашханә җиһазларына, инвентарьларга, савыт-сабага, азык-төлек продукциясен китерүгә аерым таләпләр куела.

Ата-аналарны тынычландыру өчен шунысын да әйтик, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы озатучы документлары булмаган продуктлар кабул ителми. Әмма моннан тыш, баланың шәхси гигиенасы да аның сәламәтлеген билгеләүче мөһим фактор булып тора. “Җәмәгать урыннарыннан өйгә кайткач, ашар алдыннан кулларны сабын белән юу диарея белән авыру дәрәҗәсен – 40, респиратор авыруларны 25 процентка якын киметергә ярдәм итә”, – ди Анна Трифонова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International