ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

25 гыйнвар көнне 10.15тә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков нурлатлыларны кабул итәчәк.

Театр елын ачып, шәһәрнең балалар китапханәсе “Һәм... курчаклар терелә” дип аталган иҗади бәйгегә старт бирә.

Шимбә көнне “Нурлат-информ” Казандагы Нурлат якташлар җәмгыяте ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәт оештырды.

Серафим Саровский приходының якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр кичә традицион “Вифлеем йолдызы эзеннән” дип аталган Рашута фестивалендә катнаштылар.

Шул көннәрдә “Чияле Алан” ял базасы территориясендә “Кыш бабай” призларына хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында “Татнефть” Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

2019 елның 16 февралендә Болгар музей-тыюлыгы “Үткәннәргә сәяхәт” җәмгыяте белән берлектә “Кыш батыр” кышкы фестивале үткәрә.


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Бу көннәрдә һава торышы бозылуы көтелә. 

23нче гыйнвардан 31енә кадәр 73нче янгын часте сагы астындагы объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча оештыру-билгеләү документларын, мәгълүмат билгеләрен һәм күрсәткечләрен тикшерү башлана.

Җырларда халык җаны яши, диләр. Сәләнгеш авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамбле әгъзаларын нәкъ менә җырга мәхәббәтләре берләштерә.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Халык белән чираттагы очрашу бүген Түбән Нурлат микрорайонында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International