Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсе бер сәгатькә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге шәһәр балалары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгына әверелде – биредә Яр Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” театры артистлары “Н. шәһәрендәге могҗизалар” дип аталган спектакль күрсәттеләр.
Тамаша республиканың “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсы башлангычында һәм районның мәгариф бүлеге теләктәшлеге белән оештырылды.
Нурлаттан Авдушкиннар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләү тантанасында катнаша.
Нурлат муниципаль районы Советының утыз беренче сессиясендә ел дәвамында эшләнгән эшләргә бәя бирелде, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләр барланды.
Район Советының йомгаклау сессиясенә кадәр район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Киекледә Зилә һәм Әхтәм Шәрәфетдиновларның крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән “Грани” мәдәни-ял үзәгенә визит ясады.
Кичә Самара өлкәсенең Кошки район башлыгы призларына “Бөтен гаилә белән стартка” чаңгы ярышларында Богдашкинодан Анисия Кашкарова – беренче, Андреевкадан Дарья Будяшкина икенче урыннарны яуладылар.
Конкурс авыл җирлекләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының уңай тәҗрибәсен таныту һәм тарату максатыннан үткәрелә.
Бу көннәрдә Биккол Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап чаралар үтә. 22 февраль көнне бәйрәм концерты, 23ендә шахмат, өстәл теннисы һәм бильярд буенча ярышлар оештырылды.
Халыклар дуслыгы йорты нурлатлылар өчен “Мин һәм минем әнием“ дип аталган фоторәсемнәр конкурсы игълан итә.
Кычытканлы халкын соңгы вакытта аяусыз яуган февраль бураннары да куркытмый хәзер, авыл урамнарын шул көннәрдә кайтарылган Т-150 тракторы белән чистарталар.