Район Советының йомгаклау сессиясенә кадәр район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Киекледә Зилә һәм Әхтәм Шәрәфетдиновларның крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты.
– Фермерлык эше белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәбез, – диде Зилә Минаҗетдиновна. – Шөкер, барысы да яхшы: бер сыердан тәүлегенә 20 литрга кадәр сөт савабыз.
Шәрәфетдиновлар бүгенге көндә үзләренең крестьян-фермерлык хуҗалыкларында 30 савым сыер асрыйлар. Бу аз түгел, шуңа күрә алар ике авылдашларына эш урыннары булдырганнар. Үзләренә генә чыннан да авыр: терлек азыгы да әзерләргә, тирес тә чыгарырга кирәк...
Сөт тапшыруга килгәндә исә Зилә Шәрәфетдинова болай диде: “Тапшырырлык әйбер булса, авыр түгел”. Бүгенге көндә алар сөтне яхшы бәядән – 1 килограммын 21 сумнан тапшыралар.
– Бәя төшсә, авырга туры киләчәк. Кредитларыбыз бар бит, аларны түләргә кирәк, – дип фикерләре белән уртаклашты хуҗабикә. – Эштән курыкмыйбыз. Әмма безнең кебек фермерларга өстәмә ярдәмнән башка бик авырга туры килер иде.