Нурлат муниципаль районы Советының утыз беренче сессиясендә ел дәвамында эшләнгән эшләргә бәя бирелде, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләр барланды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов, Шамил Яһудин катнашында узды.
Сессия алдыннан кунаклар район Мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Нурлат бораулау эшләре идарәсе, “Нурлатнефть“ НГДУсы, элеватор, шикәр заводы, ресурс үзәге, РАЙПО, “Мякиш“ пекарнясы, “Хувайдулаев“ КФХсы, “Якты Күл“ авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, шәхси эшмәкәрләр Фәния Вәлиуллина, Врам Арутюнян, Флера Шәйдуллина, Надежда Аладина, Инна Баранкова һәм башкалар тәкъдим иткән күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карадылар һәм аны әзерләүдә катнашкан нурлатлыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.