Кычытканлы урамнарын яңа трактор чистарта

2019 елның 24 феврале, якшәмбе

Кычытканлы халкын соңгы вакытта аяусыз яуган февраль бураннары да куркытмый хәзер, авыл урамнарын шул көннәрдә кайтарылган Т-150 тракторы белән чистарталар.

Капиталь ремонтланган тракторны эттергече белән Екатеринбург өлкәсеннән якташлары Фәрит Нәбиуллин җибәргән. Березовский шәһәрендәге тау-баету предприятиесе генераль директорының туган авылын төзекләндерүгә керткән өлеше бәһасез. Аның даими иганәчелек ярдәме җирлектә күп башлангычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

– Безнең авыл клубы 1989 елгы булып, түбәсе бик таушалган, китапханә, тамашачылар залына су үтә иде, – ди Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Нургалиев. – Өч ел элек Фәрит Нәбиуллин 1 млн 100 мең сум акча бүлеп бирде, шул чараларга без 12 көн эчендә клубның түбәсен яңартуга ирештек. Хәзерге вакытта биредә авыл халкы өчен бәйрәмнәр, концертлар оештыру бернинди проблема тудырмый.

Моннан тыш, Фәрит Минәхмәт улы авыл эчендәге күллекне тигезләүгә дә өлеш керткән, 2017 елда ул биргән акча хисабына бирегә 64 “КамАЗ” машинасы белән балчык керткәннәр. Аннан калган чаралар исә үзара салым акчалары белән берлектә Мәктәп урамының 400 метрына вак таш катнашмасы түшәүгә тотылган. Фәрит Нәбиуллин кебек инициативалы, туган авылларын кайгыртып торучы кешеләрнең булуы бик сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International