Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән “Грани” мәдәни-ял үзәгенә визит ясады. Капиталь реконструкциядән соң үзәк яңа форматта эшли башлады һәм бүген төрле яшьтәге нурлатлыларны үзенчәлеклелеге һәм уникальлеге белән җәлеп итә. Күпфункцияле үзәкнең заманча җиһазланган булуы да игътибардан читтә калмады. Рөстәм Нигъмәтуллин Алмаз Әхмәтшин, республика Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов озатуында биредә эшләүче иҗади студияләр, балалар шахмат-шашка клубы, кинотеатр һәм башкалар белән танышты. Бию коллективының яшь әгъзалары чыгышы да кунакларда соклану хисләре тудырды.