Милек документларын өйрәнегез, объектларга хокукларыгызны алдан кайгыртыгыз, ихтыяҗ булса, аны теркәтер өчен Росреестр органнарына мөрәҗәгать итегез. Исәпкә алынмаган күчемсез милек объектлары хуҗалары муниципаль органнар вәкилләреннән шундый мөһим киңәшләр алалар. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лилия Закирова бу уңайдан тагы да җентеклерәк аңлатма бирде.
– Лилия Наиловна, кайсы объектлар элек исәпкә алынган дип санала соң?
– Бу – гражданинның хокуклары 1998 елның гыйнварена, ягъни 1997 елның 21 июлендәге “Күчемсез милеккә һәм алар белән сделкаларга хокукны дәүләт теркәве турында” федераль закон үз көченә кергәнчегә кадәр барлыкка килгән күчемсез милек объектлары. Агымдагы елның 1 гыйнварена районыбызда аларның саны 9646 иде: жир участоклары, йортлар, фатирлар, торак булмаган биналар... Ягъни күчемсез милек объектлары, дәүләт теркәве уздырылмаган булуга карамастан, юридик яктан гамәлдә дип санала.
– Бу процедура ни өчен үткәрелмәгән соң?
– Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында объект ияләре турында актуаль мәгълүматларның кертелми калу сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Типик мисал: хокук бирә торган документларда объект хуҗасын тулысы белән ачыкларга мөмкинлек бирә алырлык күләмдә мәгълүмат юк. Мәсәлән, шәхесне раслаучы документның реквизитлары күрсәтелмәгән яки мондый объект иясенең аны теркәүгә ризалык бирүен раслаучы кәгазьләр китерелмәгән.
– Элек исәпкә алынган объектлар ияләрен кемнәр ачыклый?
– Алда телгә алынган закон кабул ителгәннән соң аларны ачыклау буенча вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына йөкләнде, җир участоклары, биналар, корылмалар, төзелеп бетмәгән объектларның ияләрен алар билгели.
– Аларны ачыклау ни рәвешле алып барыла?
– Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре дәүләт хакимияте органнарына, нотариусларга һәм объектлар ияләре турында мәгълүматларга ия булган башка оешмаларга соратулар җибәрәләр. Күчемсез милек хуҗаларын эзләү шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, Интернет-ресурслар аша да алып барыла. Эш барышында йорт, гараж яки җир участогының икенче бер хуҗага күчкәнлеге яки аның белән башка ниндидер үзгәрешләр булуы да ачыклана.
– Мондый объектлар ияләренең аларны теркәтү өчен мөрәҗәгать итмәүләренең сәбәбе бәлки штрафлардан курку белән бәйледер?
– Законны тормышка ашыру бернинди санкцияләр һәм штрафлар белән дә бәйләнмәгән. Киресенчә, мондый мәгълүматларның Күчемсез милекнең бердәм дәүләт теркәве системасында булуы гражданнарга аларның хокукларын һәм милек мәнфәгатьләрен яклауны гарантияли, милекләренә карата мошенниклык гамәлләре кылынудан саклый. Моннан тыш, бердәм дәүләт реестрына объект ияләренең элемтә мәгълүматларын кертергә, ә хокукларны теркәү органына – милекчеләргә төрле сораулар буенча хәбәрләрне вакытында җиткереп торырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, мәсәлән, күрше җир участокларының чикләрен килештерү булырга мөмкин һәм җир аркасында килеп туа торган бәхәсләрне булдырмый калырга булышачак.
– Димәк, элек исәпкә алынган объект иясенә үзен эзләп табуларын көтеп ятарга кирәкми булып чыга…
– Әлбәттә, ул моңа кадәр барлыкка килгән хокукын дәүләти теркәтү өчен гаризаны Росреестрга үзе бирә ала. Моны Күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин, үзегез белән паспортыгыз һәм хокук бирә торган документның булуы гына кирәк. Шунысын да әйтик, гражданинның күчемсез милеккә хокукы 1998 елның 31 гыйнварена кадәр барлыкка килгән икән, дәүләт теркәве өчен дәүләт салымы алынмый.
– Аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт.