Нурлат шәһәренең 9нчы мәктәбендә укучыларга карда йөрү машиналарында куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең 9нчы мәктәбендә 14-17 яшьлек яшүсмерләр белән «Юлсыз җирдән йөрүче мототранспорт чаралары» темасына профилактик әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында укучыларга куркынычсызлык техникасының үтәлеше һәм квадроциклларны һәм карда йөрү машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр турында сөйләделәр. Укучылар шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында карда йөрү машиналары катнашындагы хәлләр статистикасы белән таныштылар.

Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Кудряшов теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуын аңлатты, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International