«Ел саен үткәрелә торган конкурс укучыларны тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата – аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә», - дип билгеләп үтте чараны ачу тантанасында район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Тимофеева.
Конкурс программасы түбәндәге этапларны үз эченә алды: «Безнең күңелле дус сыйныф!", «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе, иҗади проектны яклау, Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер, батырлык һәм каһарманлык» иҗади номеры.
Конкурс йомгаклары буенча ата – аналар комитетлары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – 3 нче мәктәп, 2 урынны Иске Чаллы мәктәбе һәм гимназия бүлеште, 3 урын-2 нче мәктәп һәм Мамык мәктәбе.